ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды

2013 елның 20 августы, сишәмбе

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы уздырылды.  Министрлыклар, ведомстволар, иҗтимагый оешмалар, шулай ук җайга салынулы оешмалар вәкилләр катнашындагы утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды: 

1. Татарстан Республикасының Әлмәт муниципаль районы Әлмәт шәһәрендә гомуми файдаланудагы шәһәр автомобиль транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны килештерү турында.

2. “Алабуга” ППТ махсус икътисадый зонасы” ААҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында” 19.12.2012 № 6-32/тп Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарына үзгәреш кертү хакында.

3. МНКТ” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга (егәрлекне арттыру) түләүне билгеләү турында.

Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелгән мәсьәләләр Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышына карап тикшерүгә чыгарылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International