1945 елның 1 маенда: Рейхстаг өстендә байрак куюга карамастан, Кызыл Армиянең бина өстеннән тулы контроле булмый әле. Алман гаскәрләре, сугышта җиңелүләрен бик яхшы аңлаган булсалар да, капитуляция ясарга теләмиләр. Ә шул вакытта совет солдатларында, флаг күтәрелгәннән соң көч өстәлгән кебек, икенче сулыш ачыла.
1 нче май таңында совет сугышчылары – Рейхстагны штурмлауда катнашучылар аның өстендә Кызыл байракны күрәләр. Һәркем өчен бу: сугыш тиздән бетәчәк дигәнне аңлата. Бу көннең якынлашуы турында уйлаганда, төннең иң зур киеренкелеге онытыла, йокысыз һәм ялсыз, Берлин өчен сугышларда тупланган кешелексез йончуы каядыр китә.
3 сәгать 50 минутта 8-нче гвардия армиясенең команда пунктына вермахтның коры җир көчләре генераль штабы җитәкчесе пехота генералы Г. Кребс китерелә. Алманнарның хәрби башлыгы Кызыл Армиянең югары баш командованиесе белән килешү турында сөйләшүләр алып бару өчен турыдан-туры элемтә урнаштырырга вәкаләтле булуын белдерә. Кребс шулай ук 8-нче гвардия армиясе командующие генерал В.И.Чуйковка Гитлерның үз-үзенә кул салуы турында хәбәр итә.
Г. Кребс белән сөйләшү өчен армиянең команда пунктына, И.В. Сталин фәрманы белән, берсүзсез капитуляция буларак, бернинди сөйләшүләр дә алып бармаска дип генерал В.Д. Соколовский килә. Маршал Г.К.Жуков алман җитәкчелеге алдына ультиматум куя: иртәнге сәгать 10да капитуляциягә ризалык бирергә. Дошман җавап бирергә ашыкмый... 10 сәгать 40 минутта совет гаскәрләре Берлин үзәген саклап калган хәрабәләргә каршы көчле ут ачалар. 18 сәгатькә дошман берсүзсез капитуляция турындагы таләпне кире кага. Совет гаскәрләре император канцеляриясе урнашкан шәһәрнең үзәк өлешенә соңгы штурмны башлыйлар.
Тиздән ачыкланганча, Рейхстаг гарнизоны командованиесе безгә кичекмәстән сөйләшүләр башлау тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә. Шул ук вакытта һәр яктан дүрт кешедән артык катнашмаска дигән таләп куела. Совет ягыннан делегацияне полковниктан түбән булмаган чиндагы офицер җитәкләргә тиеш, чөнки аларның подвалында генерал була. Бу тәкъдим, һичшиксез, игътибарга лаек. Дошман капитуляциясе очрагында кан кою туктатыла, ә бу – иң мөһим. Әмма алманнар тулысынча бирелергә җыенмыйлар. Һәм план шунда ки, алар безнең солдатларга Рейхстаг бинасын бирәләр, ә Кызыл Армиячеләр аларны көньяк чыгу юлы аша Бранденбург капкасы районына чыгаралар. Ләкин таләп бер генә – берсүзсез капитуляция!
Берлинның башка районнарында Рыбалко һәм Лучинский армияләренең 1-нче Украина фронты көн дәвамында дошманнан Вильмерсдорф һәм Халензее районнарын чистарта һәм бу көн эчендә туксан кварталны ала. Лелюшенко армиясенең 10-нчы гвардия танк корпусы һәм Пухов армиясенең 350-нче дивизиясе Ванзее утравында дошман төркемнәрен юк итә. 1 майга каршы төндә утраудан материкка күчеп килгән алты мең дошман солдаты һәм офицеры төрле частьләр урнашкан урында өлешләп юк ителә яки әсирлеккә алына.
2-нче Белоруссия фронты гаскәрләре штральзунд, Штральзунд, Гриммен, Деммин, Мальхин, Варен, Везенберг шәһәрләрен – мөһим юл узелларын һәм алманнарның көчле терәк пунктларын яулап алалар.
Сержант П.Черкасов истәлекләреннән: «Шәһәр өстендә кара төтен болытлары тора. Авыр артиллерия өзлексез шаулый. Кич җитеп килә, ә сугышчылар әле төшке аш ашамаган. Йокысыз төннәрдән барысы да хәлсез, йөзләре төтеннән һәм тузаннан каралып беткән. Беренче майда иптәш Сталинның боерыгын укыганнан соң, кемнеңдер командасы яңгырый: «Алга, иптәшләр, сөйрәлеп, шуышып, әмма алга гына, җиңү безнең якта!». Барлык киртәләргә карамастан, монда алга барыр өчен, үзендә гадәти булмаган сабырлык, үзсүзлелек, ныклык тәрбияләргә кирәк була.
Мәгълүмат чыганагы: https://historyrussia.org/sobytiya/proekt-shagi-k-pobede-khronika-poslednikh-dnej-vojny-1-maya-1945-goda.html