Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында кадастр эшләренә һәм техник инвентаризациягә бәяләрне актуальләштерү кирәклеге турында фикер алыштылар.
Беренче булып үз фикерен «Поволжье» АКИ үзкөйләнешле оешмасының башкару директоры Вадим Савельев белдерде. Үз чыгышында ул межа планын әзерләгәндә кадастр инженерының чыгым төрләрен, кадастр инженерының, шулай ук мондый планны әзерләүдә катнашучы башка белгечләрнең хезмәт чыгымнарын билгеләп үтте. Вадим Савельев шулай ук Күчемсез мөлкәтнең бердәм реестрында күчемсез милеккә хокукны дәүләт теркәвенә алуга игътибар юнәлтте: реестрда күчемсез милеккә хокукны дәүләт теркәвенә алу аның барлыгына бердәнбер дәлил булып тора. Шул ук вакытта безгә моңа кадәр без теркәргә теләгән объектларны дәүләт кадастр исәбенә куярга туры киләчәк. Кагыйдә буларак, реестрда исәпкә алынган объектларга хокукларны теркәргә мөмкин».
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фролов файдалануга кертелә торган объектлар күләмнәрен үстерүгә, проект чишелешләрен катлауландыруга, төзелештә һәм эшләнештә техник инвентаризация сыйфатын даими арттыруны, шулай ук аларны үткәрү срокларын бер үк вакытта кыскартуны таләп итә торган яңа технологияләр куллануга игътибарны юнәлтте.
«Техник инвентаризациягә тарифлар, илдә булган инфляция дәрәҗәсе белән чагыштырудан тыш, кадастр инженерлары күтәргән чыгымнарның минималь составыннан чыгып кына формалаштырылырга тиеш түгел. Тарифлар составында нәкъ менә техник инвентаризация предприятиесе буларак төзелгән һәм эшләгән предприятие чыгымнары да исәпкә алынырга тиеш», – дип билгеләп үтте Алексей Фролов.
Компания тәҗрибәсе турында «ТР БТИ» АҖ генераль директоры Лена Хәмзина сөйләде: «Кадастр эшләрен башкару, шул исәптән җир кишәрлекләренә (ызанлауга) кадастр инженерларының белем дәрәҗәсен даими күтәрүне, шулай ук заманча югары төгәллекле геодезик һәм лазер приборларын сатып алуны (тикшерү, алмаштыруны) таләп итә. Квалификация күтәрү курсларын узу һәм кирәкле җиһазларны куллана белү генә җитми. Кадастр эшләрен башкару процессы транспорт чараларына, компьютер һәм тапкырлау техникасына, программа тәэминатына, чыгым материалларына һәм башкаларга кертемнәр таләп итә. Шулай ук кадастр инженерларының еллык максатчан иминият кертемнәре һәм үзкөйләнешле оешмага әгъзалык түләүләре дә мәҗбүри булып тора, аларны түләмичә кадастр инженеры үзенең һөнәри эшчәнлеген алып бара алмый.
Моннан тыш, генераль директор техник инвентаризация буенча эшне башкару лазер приборларын, транспорт чыгымнарын, эш урыны җиһазларына (компьютер техникасы, тапкырлау техникасы, программа тәэминаты, чыгым материаллары) һәм башка өстәмә чыгымнарны сатып алуны (тикшерү һәм алыштыруны) таләп итә, дип ассызыклады. 2018 елның декабрендә расланганнан бирле фатирларны һәм шәхси торак йортларны техник инвентаризацияләүгә яңадан каралмаган тарифлар икътисадый яктан искергән, 5 ел эчендә илдә инфляциянең уртача дәрәҗәсен дә исәпкә алмый, шуңа күрә күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифлар предприятиегә икътисадый яктан нәтиҗәле һәм финанс яктан тотрыклы булырга мөмкинлек бирергә тиеш.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев коллегия утырышына нәтиҗә ясады. Кадастр эшчәнлеген һәм техник инвентаризацияне көйләүдә төп бурыч – эш төрләрен регламентлауга һәм аларны нормалаштыруга нигезләнгән бәяләрне билгеләү тәртибен үзгәртү. Күрсәтелгән алым республика кулланучыларына хезмәт күрсәткәндә өстәмә эшләрне кертү очракларын булдырмаска мөмкинлек бирәчәк.