Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
Эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны билгеләү турында (Лаеш МР: “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, “КомЭкоКомплекс”ҖЧҖ).
“Лаеш Коммуналь Сервис” ҖЧҖ тарафыннан җибәрелә торган кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларында кайнар суга тарифны билгеләү турында.
Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар, дәүләт теркәвенә алынганнан соң, массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.