Җылылык белән тәэмин итү системаларына технологик тоташтыруга түләү турында

2013 елның 14 августы, чәршәмбе

Федераль тарифлар хезмәтенең 13.06.2013 ел, №760-э боерыгы нигезендә, Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салынулы бәяләрне (тарифлар) исәпләү, шул исәптән җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтырган өчен түләүне исәпләү буенча методик күрсәтмәләр (алга таба – Методик күрсәтмәләр) расланды.

 2013 елның 8 августында Тольятти шәһәрендә “Җылылык белән тәэмин итү, газ белән тәэмин итү һәм коммуналь комплекс өлкәләрендә тарифларны җайга салу өлкәсендәге законда яңалыклар” дигән темага уздырылган киңәшмәдә алынган  Россия ФТХ аңлатмасы буенча, җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыру өчен түләү җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салынулы оешмага, түбәндәгеләр булганда, расланырга мөмкин:

 1)    Авыл җирлегенең, шәһәр округының җылылык белән тәэмин итү буенча расланган схемасы яки коммуналь инфраструктурасы системаларын комплекслы үстерү буенча расланган программасы;

 2)    Тоташтырган өчен түләү хисабына башкарыла торган чаралар булганда, расланган инвестицион программа.

Методик күрсәтмәләрдә исәпләү формулалары һәм тутыру өчен формалар китерелгән, җылылык белән тәэмин итү системаларына тоташтырган өчен түләү билгеләү буенча тәкъдимгә кертелә торган материаллар исемлеге билгеләнгән.

Текстны тулысынча түбәндәге адрес буенча укырга була:  http://kt.tatarstan.ru/rus/info.php?id=582635

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International