«Земля» республика кадастр үзәге» АҖ белән эшлекле очрашу

2023 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының сәнәгать булмаган өлкә тарифларын җайга салу һәм контроль бүлеге эшлекле очрашу кысаларында «Земля» республика кадастр үзәге» АҖ барды.

Очрашу Дәүләт комитеты хезмәткәрләрен компания эшчәнлеге белән таныштыру максатыннан оештырылды. Чара барышында кадастр үзәге вәкилләре кадастр инженерлары эшчәнлегенең үзенчәлекләре турында сөйләделәр һәм алар эшләгән җиһазларны күрсәттеләр.

Белешмә.

Кадастр предприятиесе 1961 елда Росгипрозем проект институтының Татар җир төзелеше экспедициясе базасында төзелә. 2002 елда «Земля» республика кадастр үзәге» акционерлык җәмгыяте итеп үзгәртеп корыла.  Бүгенге көндә компания үз эшчәнлеген 60 елдан артык алып бара. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International