Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә эшчәнлек алып баручы оешмалар өчен

2013 елның 13 августы, сишәмбе

Карар нигезендә, үзәкләштерелгән системалардан файдаланып, кайнар су белән тәэмин итүне, салкын су белән тәэмин итүне һәм (яки) ташландык суларны агызуны хәл итүче оешмаларның инвестицион программаларын, эшләү, раслау һәм аларга төзәтмәләр кертү, шул исәптән эчәргә яраклы суның һәм (яки) кайнар суның сыйфатын билгеләнгән таләпләргә туры китерү  тәртибе билгеләнде. Шулай ук инвестицион программаларның составына карата таләпләр, инвестицион программаларны расланганда үзара аңлашылмаучанлыкларны карап тикшерү тәртибе һәм аларны үтәүгә контрольлек итү тәртибе билгеләнде.

2014 елның 1 гыйнварыннан  кайнар су белән тәэмин итүне, салкын су белән тәэмин итүне, ташландык суларны агызуны хәл итүче оешмаларның инвестицион программалары фәкать су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемалары булганда гына расланылырга тиеш.

 Моннан тыш үзәкләштерелгән системалардан файдаланып, кайнар су белән тәэмин итүне, салкын су белән тәэмин итүне һәм (яки) ташландык суларны агызуны хәл итүче оешмаларның инвестицион программаларын, эшләү, раслау һәм аларга төзәтмәләр кертү тәртибе, производство программаларының эчтәлегенә карата таләпләр, производство программаларын тикшергәндә килеп чыккан үзара аңлашылмаучанлыкларны карап тикшерү тәртибе һәм аларны үтәүгә контрольлек итү тәртибе билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International