Тольятти шәһәрендә “Җылылык белән тәэмин итү, газ белән тәэмин итү һәм коммуналь комплекс өлкәләрендә тарифларны җайга салу өлкәсендәге законда яңалыклар” дигән темага киңәшмә булып узды

2013 елның 12 августы, дүшәмбе

2013 елның 8 августында Тольятти шәһәрендә Федераль тарифлар хезмәте  Самара өлкәсенең Энергетика һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ярдәмендә “Җылылык белән тәэмин итү, газ белән тәэмин итү һәм коммуналь комплекс өлкәләрендә тарифларны җайга салу өлкәсендәге законда яңалыклар” дигән темага киңәшмә уздырды.

Киңәшмәдә Россия Федераль тарифлар хезмәте, Россия төбәкләрне үстерү министрлыгы, “Госстрой” вәкилләре, Идел буе федераль округы һәм Көньяк федераль округы субъектларының башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкилләре катнашты.

Киңәшмә материаллары белән биредә танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International