15 мартта ККК штабының эш утырышында Әлмәт һәм Алабуга муниципаль районнары каты коммуналь калдыкларны чыгару эшчәнлеге турында хисап тоттылар.
Югарыда күрсәтелгән районнар буенча каты коммуналь калдыкларны Татарстан Республикасының Көнчыгыш зонасы төбәк операторы – «Гринта» ҖЧҖ чыгара.
Әлмәт муниципаль районы.
Әлмәт районы вәкиле булып «Экология һәм төзекләндерү департаменты» МБУ директоры Илдар Нәбиуллин чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, Әлмәт муниципаль районында чүп-чар даими рәвештә чыгарыла һәм барлык торак пунктларны да колачлый. Моннан тыш, районда халык белән мәгълүмати эш актив алып барыла – мәгълүмати стендлар урнаштырылган. Әмма, регоператор һәм муниципалитет тарафыннан сыйфатлы башкарылган эшкә карамастан, каты коммуналь калдыкларны җыю өчен өстәмә контейнерларга ихтыяҗ кала. Хәзерге вакытта проблеманы бетерү буенча актив эш алып барыла.
Алабуга муниципаль районы.
Муниципаль район вәкиле булып ТР Алабуга МР Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Андрей Томилин чыгыш ясады. Андрей Томилин докладыннан күренгәнчә, каты коммуналь калдыкларны чыгару районның барлык торак пунктларыннан, графикны бозмыйча башкарыла. Каты коммуналь калдыкларны чыгару буенча искәрмәләр һәм шикаятьләр алынмаган. Ләкин чүп контейнерлары белән проблема Әлмәт районына охшаш.
Гомумән, штаб утырышында билгеләп үтелгәнчә, «Гринта» ҖЧҖ эшенә карата шикаятьләр проценты бик түбән.