Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының һәм Комитет каршындагы Экспертлар советының уртак күчмә утырышы узды. Күчмә утырыш кысаларында чарада катнашучылар «Водоканал» МУП объектларында булдылар.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина «Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә оешмаларның инвестицион программаларын үтәү мониторингы. Закон аспектлары» темасына доклад белән чыгыш ясады.
«2021 елдан башлап Дәүләт комитеты тарафыннан кирәкле тулаем керем составында җитәрлек дәрәҗәдә амортизация түләүләре булган җайга салу оешмаларын инвестиция программаларын эшләүгә җәлеп итү буенча эш алып барыла. Инвестицион программалар саны ел саен арта, бу уңай момент, ул безгә расланган тариф карарлары кысаларында акчаларның максатчан үтәлешен контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Агымдагы елда да, инвестиция программаларын финанслауның законлы максатчан чыганакларын ныгытуны исәпкә алып, эш дәвам итәчәк. Хәзерге вакытта тискәре йогынты ясаган өчен түләү максатчан чыганак буларак беркетелгән», – дип билгеләп үтте Лариса Хәбибуллина.
Киңәшмәдә каралган төп мәсьәлә Татарстан Республикасы территориясендә су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру барышы булды.
Шулай ук фикер алышулар «Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында» 408-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проектына һәм башка федераль закон проектларына да кагылды.