Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышы булды

2013 елның 9 августы, җомга

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. 2013 елга Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан “Россия тимер юллары” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга стандартлаштырылган тариф ставкаларын һәм түләү формуласын билгеләү турында.

2. Техник суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны билгеләү турында.

(Менделеев МР: “Менделеевсказот” ҖЧҖ; Саба МР: “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ).

 

Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар, дәүләт теркәвенә алынганнан соң, массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International