Укучыларны ресурс белән тәэмин итүче предприятиеләрнең тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштыра торган традицион «Җайга салучы Җайга салынучылар турында» рубрикасын дәвам иттерәбез. Бүген сезне Буа районы оешмалары белән таныштырабыз.
Буа муниципаль районы Татарстан Республикасының көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. Көньяк чиге – Ульяновск өлкәсенә, көньяк-көнбатыштан – Чүпрәле районы, көнбатыштан – Чуаш Республикасы, төньяктан – Апас, көнчыгыштан Тәтеш районнары белән чиктәш.
Буа шәһәре – Буа районының административ үзәге. Буа аша федераль әһәмияттәге автомобиль һәм тимер юллар уза, алар Татарстан Республикасын һәм төньяк һәм төньяк-көнчыгыштагы өлкәләрне Россиянең көньяк һәм көнбатыш өлкәләре белән тоташтыра.
Буа муниципаль районы территориясендә 96 торак пункт бар, алар 30 авыл һәм 1 шәһәр җирлегенә берләштерелгән. Халыкның гомуми саны – 44,6 мең кеше.
Районның төп ресурслар белән тәэмин итүче оешмалары – «Буа-Водоканал» АҖ, «Кыят ТКХ КҖП» ААҖ, «Буа җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ һәм башкалар.
«Буа җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ җылылык белән тәэмин итү хезмәтен күрсәтә. Хезмәт күрсәтү процессында предприятие билгеләнгән егәрлеге сәгатенә 26,53 Гкал булган һәм тоташтырыла торган йөкләнеше сәгатенә 8,31 Гкал булган 40 котельныйны файдалана.
«Буа-Водоканал» АҖ Буа районы кулланучыларына су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу хезмәтләрен күрсәтә. Буа шәһәрен су белән тәэмин итү чыганагы – җир асты сулары. Су белән тәэмин итү шәһәр чикләрендә урнашкан дүрт су алу җайланмасыннан башкарыла: Көнбатыш, Үзәк, Яшелчә-җиләк-җимеш хуҗалыгы, Көньяк-Көнбатыш. Суны күтәрү 24 насос ярдәмендә башкарыла. Шәһәрне су белән тәэмин итә торган тышкы суүткәргеч челтәрләрнең гомуми озынлыгы 93,39 км тәшкил итә.
Канализация агымнарын кулланучылардан транспортлау 29,28 км озынлыктагы канализация челтәрләре буенча бара. Өслек сулары канализация насос станцияләренә керә, ә аннары чистарту корылмаларына күчерелә. Кабул ителгән агынты суларны чистарту биологик ысул белән башкарыла.
«Кыят ТКХ КҖП» ААҖ 11 авыл җирлегендә эшчәнлек алып бара. Оешма 80,8 км озынлыктагы 24 артезиан скважинасын һәм суүткәргеч челтәрен эксплуатацияли.
Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлекне «Буа ТКХ КҖП» ААҖ (Инженерлык челтәрләре) һәм «СЭС-Регион» ҖЧҖ гамәлгә ашыра.