2025 елның 23 гыйнварында Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В.Песошин катнашында «Тарифларны җайга салуның төп нәтиҗәләре, 2024 елда контроль функцияләрен башкару һәм 2025 елга бурычлар турында» Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киң вәкиллекле йомгаклау утырышы узачак.
Киң вәкиллекле утырыш тәүге тапкыр Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе һәм Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе катнашында узачак.
Киң вәкиллекле утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкилләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, видеоконференцэлемтә режимында – муниципаль районнар һәм җайга салынулы оешмалар җитәкчеләре катнашачак.
Чара «Татарстан Республикасы Милли китапханәсе» дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Пушкин ур., 86, 14.00 сәгатьтә башлана.
ММЧ вәкилләре 17 гыйнвардан (843) 221-82-29 телефоны буенча аккредитацияләнә.