Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Министрлыклар, ведомстволар, иҗтимагый оешмалар, шулай ук җайга салынулы оешмалар вәкилләре катнашындагы утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. 2013 елга Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан “Россия тимер юллары” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга стандартлаштырылган тариф ставкаларын һәм түләү формуласын килештерү турында.
2. Эчәргә яраклы суга, техник суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны килештерү турында
(Менделеев МР: “Менделеевсказот” ҖЧҖ; Саба МР: “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ)
Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелгән мәсьәләләр Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышына карап тикшерүгә чыгарылды.