ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зарипов Почет ордены белән бүләкләнде

2013 елның 6 августы, сишәмбе

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүче 54 кешегә РФ һәм ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов төрле өлкә һәм тармаклар – дәүләт һәм муниципаль хакимият, сәнәгать, төзелеш, икътисад, фән, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау һ.б өлкәләре вәкилләренә –  Татарстанда яшәүче 50дән артыграк кешегә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә булды.

“Татарстан, гомумән, бөтен Россия үсешендәге өлешегез бүгенге нәтиҗәләрегез белән генә чикләнмәс, алга таба да республикабыз һәм илебез тормышына бик күп файда китерерсез, дигән ныклы фикердә торам”, – дип мөрәҗәгать итте бүләкләү тантанасында катнашучыларга Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук Кремльгә җыелган “иң-иңнәр”нең Казанда 2013 елгы Универсиаданы уңышлы үткәрүдәге лаеклы өлешен дә билгеләп үтте.

Бүген югары дәрәҗәдәге бүләккә лаек булган татарстанлылар арасында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зарипов та бар. Ул РФ Президенты Указы нигезендә Почет ордены белән бүләкләнде.

 

http://www.tatar-inform.ru/news/2013/08/06/370897/?print=Y материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International