Җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә оешмаларның инвестиция программаларын эшләү, раслау һәм үтәлешен тикшереп тору өлкәсендә дәүләт тарафыннан җайга салу системасын камилләштерү максатларында Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы «Җылылык белән тәэмин итү турында» федераль законга һәм «Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу турында» федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын әзерләгән.
Закон проекты нигезендә ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар өчен инвестиция программасын раслау мәҗбүри булган очраклар исемлеге кертелә:
- җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемаларын гамәлгә ашырганда;
- бердәм җылылык белән тәэмин итүче оешма
яки гарантияләүче оешма статусы булганда;
- концессия килешүен гамәлгә ашырганда;
- җайга салынулы эшчәнлекне гамәлгә ашыру шартлары турында килешү төзегәндә;
- мондый оешманың төп чараларының тузуы төп чараларның башлангыч баланс бәясеннән 50 проценттан артып киткән очракта.
Бер үк вакытта, булган инвестиция ресурслары чыганакларының нәтиҗәлелеген арттыру максатларында, тарифлар билгеләгәндә исәпкә алына торган амортизация түләүләрен максатчан куллануны алар сарыф ителә ала торган юнәлешләрнең ябык исемлеген билгеләү юлы белән кертү тәкъдим ителә.
Шулай ук закон проектында җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә инвестиция программалары үтәлешен тикшереп тору тәртибе һәм бердәм таләпләр дә кертелә.
Шул ук вакытта инвестиция программаларын үтәү өлешендә мәҗбүри таләпләр үтәлешен бәяләү закон проектында гамәлгә ашырыла торган эшчәнлек турында мәгълүмат ачу стандартлары кысаларында ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан бирелә торган мәгълүматлар нигезендә эшләргә тәкъдим ителә.
Коммуналь инфраструктураны яңарту һәм үстерүгә инвестицияләүче ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар өчен тотрыклы шартлар тудыру максатларында, җылылык белән тәэмин итүдә озак вакытка исәпләнгән чорга хакимият органнары һәм оешмалар арасында инвестицияләр җәлеп итү йөкләмәләрен беркетү һәм ышанычлылык, сыйфат һәм энергия нәтиҗәлелеге күрсәткечләренә ирешү өчен төзелә торган җайга салу килешүләре механизмы кертелә, ә су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә эшләп бетерелә.
Закон проектында шулай ук, җылылык белән тәэмин итү схемаларын, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемаларын актуальләштерүнең бердәм срогын кертү юлы белән, алар гамәлгә ашырылачак елның 1 нче февраленнән соңга калмыйча территориаль планлаштыру документлары белән инвестиция программаларын тәңгәлләштерү дә күздә тотыла.
Моннан тыш, закон проектында җылылык белән тәэмин итү өлкәсе өчен дә, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсе өчен дә инвестиция программасын эшләүгә техник биремне җайга салынулы оешмага җибәрүнең бердәм срогы билгеләнә. Әйтик, Россия Федерациясе субъектының инвестиция программасын раслауга вәкаләтле башкарма хакимият органы мондый техник йөкләмәне инвестиция программасын раслау планлаштырыла торган елның 1 мартына кадәр җибәрергә тиеш.
Закон проекты нигезләмәләре, шул исәптән, кәгазь документ әйләнешен «Федераль җайга салу органы – региональ җайга салу органнары – җайга салу субъектлары» федераль дәүләт мәгълүмат системасын куллануга күчү юлы белән, җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның тарифларны җайга салу һәм инвестиция эшчәнлеген җайга салу процессларын цифрлаштыруга да юнәлдерелгән.
Закон проектын кабул итү коммуналь инфраструктураны яңартуга инвестицияләр җәлеп итү өчен шартлар тудырырга, инвестиция программаларын эшләү, раслау һәм үтәлешен контрольдә тоту системасын оптимальләштерергә, шулай ук ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның инвестиция эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.