Дәүләт комитеты идарәче компанияләргә кисәтү ясады

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Дәүләт комитеты адресына 2022 елның декабрендә коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең сизелерлек арту мәсьәләсе буенча халыктан мөрәҗәгатьләр килде. Дәүләт комитеты хезмәткәрләре барлык булган фактлар буенча тикшерү уздырды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча аерым идарәче компанияләр тарафыннан түләү документларының дөрес төзелмәве, кулланылган ресурслар һәм тарифлар күләмен үлчәү берәмлекләренең дөрес күрсәтелмәве ачыкланды.

Әйтик, «Җылыту» хезмәте буенча м2 үлчәү берәмлекләрен дөрес күрсәтмиләр, ә хезмәт күрсәтү бәясе сум/Гкал итеп билгеләнгән.

Торак урынны карап тоту һәм ремонтлау һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен түләү документының үрнәк формасы Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан расланган, «Җылылык» хезмәте буенча үлчәү берәмлеге булып Гигакалория («Гкал») тора.

Түләү документларын дөрес формалаштырмау буенча үз гамәлләре белән идарәче компанияләр, бердәм исәп-хисап үзәкләре тарифларның үтәкүренмәле һәм ачык булу принципларын боза, шуның белән коммуналь хезмәтләрне кулланучыларны ялгыш фикергә китерәләр.

Ачыкланган бозулар буенча Дәүләт комитеты тарафыннан  «Центр-МК» ИК ҖЧҖ, «Новые Горки» ТКХ ИК ҖЧҖ, «Заречье» БИХҮ ҖЧҖ адресына эшчәнлекнең җайга салынулы төрләре буенча законнарның мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау һәм билгеләнмәгән тарифлар буенча хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә юл куймау турында кисәтүләр белдерелде.

Идарәче компанияләргә, түләү агентларына, ресурс белән тәэмин итүче оешмаларга башкарыла торган исәпләүләрнең дөреслегенә һәм түләү документларын дөрес формалаштыруга аерым игътибар бирергә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International