«Җайга салучы Җайга салынулы оешмалар турында»: Чистай районының ресурс белән тәэмин итүче оешмалары

2023 елның 5 феврале, якшәмбе

Укучыларны ресурс белән тәэмин итүче предприятиеләрнең тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштыра торган традицион «Җайга салучы Җайга салынучылар турында» рубрикасын дәвам иттерәбез. Бүген сезне Чистай районы оешмалары белән таныштырабыз.

Чистай районы Көнбатыш Кама аръягында, Татарстан Республикасының үзәк тигезлеге өлешендә, Кама елгасының сул як ярында урнашкан. Түбән Кама, Яңа Чишмә, Аксубай һәм Алексеевск районнары белән чиктәш. Чистай муниципаль районында 1 шәһәр һәм 23 авыл җирлеге бар. Районның административ үзәге – Чистай шәһәре. Район территориясе 182,3 кв.м тәшкил итә. Чистай районында 76 меңнән артык кеше яши.

Чистай районының ресурслар белән тәэмин итүче оешмалары – «Чистай-Су каналы» АҖ, «Чистай ҖЧП» ААҖ, «Восток-Энерго» ҖКФ ҖЧҖ, «Чистай авыл торак-коммуналь хуҗалыгы» ҖЧҖ.  «Чистай-Су каналы» АҖ һәм «Чистай ҖЧП» ААҖ турында без рубрикада элегрәк сөйләп үткән идек инде. 

«Восток-Энерго» ҖКФ ҖЧҖ җылылык белән тәэмин итү һәм су белән тәэмин итү хезмәтләрен күрсәтә. Предприятие гомуми озынлыгы 0,39 км булган үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү челтәрләрен һәм 2 артезиан скважинасын эксплуатацияли. Җылылык белән тәэмин итү хезмәтен күрсәтү процессында оешма тарафыннан билгеләнгән егәрлеге сәгатенә 40,41 Гкал булган һәм тоташтырыла торган йөкләнеше сәгатенә 21,47 Гкал булган 2 котельный эксплуатацияләнә. Челтәрләрнең озынлыгы 12,32 км тәшкил итә.

«Чистай авыл торак-коммуналь хуҗалыгы» ҖЧҖ Чистай районының 13 авыл җирлегенә су белән тәэмин итү хезмәтен күрсәтә. Предприятие 145 км озынлыктагы үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү челтәрләрен, 36 артезиан скважинасын, 14 суэтем башнясын эксплуатацияли. Суны күтәртү җир асты чыганакларыннан башкарыла.

Чистай районы территориясендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлекне «Индустрия» ҖЧҖ башкара

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International