Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларында кайнар суга тарифларны билгеләү турында.
(Зеленодол МР: “Зеленодол сөт эшкәртү комбинаты” ААҖ; Буа МР: “Буы җылылык челтәрләре предприятиесе”ААҖ; “Казан шәһәре” МБ: “Казэнерго” производство берләшмәсе”МУП; Азнакай МР: “Водоканалсервис” ААҖ филиалы – “Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе”; Әлмәт МР: “Әлмәт җылылык челтәрләре предприятиесе” ААҖ, “Альтехносервис” ҖЧҖ; Баулы МР: “Татгазэнерго” ЯАҖнең “Баулы” филиалы; Бөгелмә МР: “Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе” ААҖ; Алабуга МР: “Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе” ААҖ; Зеленодол МР: “Зеленодол җылылык челтәрләре предприятиесе” ААҖ; “Осиново инженерлык челтәрләре” ААҖ; Лениногорск МР: “Лениногорск җылылык челтәрләре” ААҖ; Менделеев МР: “Татгазэнерго” ЯАҖнең “Менделеев” филиалы; “Ижминводы” профсоюзлар санаторие дәвалау-профилактика учреждениесе; Тукай МР: “Татнефть – АЗС Центр” ҖЧҖнең Чаллы филиалы; Чистай МР: “Чистай җылылык челтәрләре предприятиесе” ААҖ; “Восток-Энерго” производство-коммерция фирмасы” ҖЧҖ; Түбән Кама МР: “Индустриаль парк – Сервис” идарәче компаниясе” ҖЧҖ; Зеленодол МР: “Васильево” профсоюзлар санаторие дәвалау-профилактика учреждениесе; Тукай МР: “Бәтке коммуналь челтәрләре” ҖЧҖ; Әгерҗе МР: “Таттеплосбыт” ҖЧҖ).
2. Эчәргә яраклы суга, техник суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны билгеләү турында.
(Алабуга МР: Иске Юраш авыл җирлегенең “Халыкка хезмәт күрсәтү үзәге” АУ; “Казан шәһәре” МБ: “РЖД” ААҖ филиалы – Җылылык-су белән тәэмин итү буенча үзәк дирекциясенең структур подразделениесе – Җылылык-су белән тәэмин итү буенча Горький дирекциясенең Казан территориаль участогы).
3. “Күп тармаклы торак хуҗалыгы һәм төзекләндерү производство берләшмәсе” ЯАҖнең каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү хезмәте күрсәтүгә тарифларны вакытыннан алда яңадан карау турында.
Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул итте. Алар, дәүләт теркәвенә алынганнан соң, массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.
Фоторепортаж