ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының цифрлы трансформациясе дәвам итә

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

Дәүләт комитетында ВКС режимында тарифларны җайга салу өлкәсен цифрлы трансформацияләү буенча инновация проекты – «Прайм» гражданнар түләүвенең индексын исәпләп чыгару өчен модульне һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының торак-коммуналь хезмәтләр өчен исәпләнгән барлык түләүләрнең 98% кадәр өлешен үз эченә алган мәгълүмат системасын (ТФМ ДМС) интеграцияләү мәсьәләләре буенча эш киңәшмәсе булды.  Аны гамәлгә керткәннән соң гражданнарның түләү күләмен үзгәртүнең чик индексларын исәпләү һәм аларны мониторинглау һәр хуҗалыкның һәм гражданинның реаль мәгълүматларында үткәреләчәк. Хәзерге вакытта Россиядә әлеге проектка аналоглар юк.

 

Дәүләт комитеты тарифларны җайга салу процессларын цифрлаштыруга зур игътибар бирә. 2022 елда төрле юнәлешләр буенча берничә проект гамәлгә ашырылды. Төп булганнары:

1. 2022 елның 28 апреленнән Дәүләт комитеты тарафыннан күрсәтелә торган барлык 13 дәүләт хезмәте Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталына чыгарылды. 

2. Технологик аудит өлкәсендә технологик югалту нормативларын, ягулыкның чагыштырма чыгым нормативларын һәм җылылык энергиясе чыганакларындагы ягулык запаслары нормативларын раслау процессларын автоматлаштыру өчен билгеләнгән цифрлы чишелешләр кертелде.

3. Контроль-күзәтчелек эшчәнлеген реформалаштыру кысаларында барлык административ эш башкару, профилактик визитлар, тикшерүләр һәм судка кадәр шикаять контроль (күзәтчелек) эшчәнлеген автоматлаштыру буенча типлаштырылган болытлы чишелеш дәүләт мәгълүмат системасы базасында гамәлгә ашырыла.

4. Аны гамәлгә кертү бәяләрне (тарифларны) раслау процессларын тулысынча цифрлаштырырга һәм аларны куллануны контрольдә тотарга, төрле мәгълүматлар өчен бердәм цифрлы мохит булдырырга, аналитик хисаплар формалаштырырга һәм тарифларны җайга салу өлкәсендә дәүләт идарәсенең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк Тарифларны җайга салуның бердәм цифрлы платформасын проектлау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International