Халыкның чистартылмаган чүп-чарга карата шикаятьләре арткан

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Каты коммуналь калдыклар штабы утырышы кысаларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Рөстәм Низамиев «Халык контроле» системасы аша кергән халык шикаятьләре турында хәбәр итте: «2023 елның гыйнварында ККК белән эш итү өлкәсендә гражданнардан 183 мөрәҗәгать кергән. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе Казан шәһәре (99), Зеленодольск районы (30) һәм Питрәч районы (23) буенча килгән». Кергән 183 мөрәҗәгать арасыннан 152 се – хәл ителгән, 31е – эштә. Казан шәһәре, Константиновка бистәсе, Званка, Питрәч районы Камыш авылы кешеләреннән чүпне вакытында чыгармау турында берничә мөрәҗәгать килгән.  

Уңай мисал сыйфатында Апас районын китерергә мөмкин, аның буенча бер генә мөрәҗәгать тә килмәгән.

Чагыштыру өчен, 2022 елның гыйнварында мөрәҗәгатьләр саны – 65, 2022 елның декабрендә – 128 (шул исәптән Казан буенча – 86).

Утырыш нәтиҗәләре буенча «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ төбәк операторына муниципаль районнарның башкарма комитетлары белән берлектә ККК чыгару графикларын актуальләштерергә, шулай ук көн саен «Халык контроле» аша кергән халык шикаятьләре һәм аларның карарлары буенча хисап бирергә кушылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International