Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Министрлыклар, ведомстволар, иҗтимагый оешмалар, шулай ук җайга салынулы оешмалар вәкилләре катнашындагы утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларында кайнар суга тарифларны килештерү турында.
2. Эчәргә яраклы суга, техник суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны килештерү турында.
3. Каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү хезмәте күрсәтүгә тарифларны вакытыннан алда яңадан карау турында.
Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелгән мәсьәләләр Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышына карап тикшерүгә чыгарылды.