Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкилләре “Россия Федерациясенең яңа законы шартларында ЖКХ өлкәсендә тарифларны җайга салу” дигән темага вебинарда катнашты.
Вебинар программасына “Җылылык, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә эшләнелә торган норматив-хокукый актлар турында мәгълүмат” дигән темага лекция, шулай ук “Коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә тарифларны җайга салу һәм гражданнарның түләве. 2013 елның башлангыч йомгаклары һәм 2014-2015 елларга бурычлар”, “Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салынулы бәяләрне (тарифлар) исәпләү буенча методик күрсәтмәләр проекты” дигән темаларга докладлар керде.