Александр Груничев республиканың авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты

2022 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

24 ноябрьдә  Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев «Авыл җирлекләре белән идарә итүгә карата заманча алымнар» махсус белем бирү программасы кысаларында авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Программа Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты һәм «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» берләшмәсе белән берлектә КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе тарафыннан әзерләнгән иде.

Александр Груничев республикада тарифларны җайга салу, һәр авыл җирлеге буенча проблемалы мәсьәләләрне конкретлаштыру турында сөйләде. Дискуссия  «сорау-җавап» форматында узды һәм бик кызыклы, «тере» һәм конструктив килеп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International