Татарстан Республикасы
2022 елда республика мәктәпләрендә 465 128 бала кайнар ризык белән тәэмин ителә, шулардан 1-4 сыйныф укучылары – 222 489 кеше (100%), 5-11 сыйныфлар – 242 639 кеше (93,2%).
800 мәктәпкә (яисә 55%) тукландыруның читтәге 20 оештыручысы хезмәт күрсәтә, калган мәктәпләр (45%) – туклануны мөстәкыйль оештыралар.
2022 елда иртәнге ашның уртача бәясе 1-4 сыйныфлар өчен 59,44 сум (шәһәр), 55,55 сум (авыл) тәшкил итә.
Төшке ашның уртача бәясе –38,10 сум (шәһәр), 38,24 сум (авыл).
5-11 сыйныфларда укучылар өчен иртәнге аш бәясе 61,62 сум (шәһәр), 50,03 сум (авыл) тәшкил итә.
Төшке ашның уртача бәясе –54,15 сум (шәһәр), 53,43 сум (авыл).
18 яшенә кадәрге балалары булган гражданнарга субсидияләр рәвешендә гомуми белем бирү йортларында укучыларны ризык белән тәэмин итүгә булышлык күрсәтү буенча социаль чара бирелә. 5-11 сыйныфлар өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр күләме 1 укучыга көненә – 8,3 сум, 1-4 сыйныфларга 55,55 сум тәшкил итә.
Берничә меню варианты бар, шул исәптән махсус туклануга мохтаҗ мәктәп укучылары өчен дә.
Мәгариф оешмаларында инфраструктураны яхшырту максатыннан, 2021-2022 елларда азык-төлек блогын ремонтлау эшләрен башкаруга, җиһазлар сатып алуга акча бүлеп бирелде. 2021-2022 елларда 363 мәктәптә ашханәләр яңартылды.
Көн саен контроль (бракераж комиссиясе: медицина хезмәткәре, азык-төлек блогы хезмәткәре, мәктәп администрациясе катнашында) алып барыла. Ата-аналар контроле дә гамәлгә ашырыла, 2020 елдан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршында Республика ата-аналар советы эшли.
Сыйфатны күзәтеп тору чаралары: edu.tatar.ru порталы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты, ата-аналар контроле журналы (Казан шәһәре).
Казан шәһәре
Казанда 201 гомуми белем бирү учреждениесе эшли, шулар арасында 175 мәктәптә туклану «Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» бердәм операторы тарафыннан оештырылган, калганнарында бу эшчәнлек мөстәкыйль гамәлгә ашырыла.
Башлангыч сыйныф укучылары көн саен бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителә, Казанда көн саен башлангыч сыйныфның бер укучысына (1-4 сыйныф) 62,10 сум акча бирелә. 5-11 сыйныф укучылары арасындагы аерым категорияләр өчен бушлай кайнар ризык бирелә.
Ел саен укучылар саны шактый арту сәбәпле, азык-төлек блогы хезмәткәрләренең штат нормативлары яңадан каралды. Азык-төлек блогы хезмәткәрләренең штат саны 1732 кеше тәшкил итә (нормативларны яңадан караганчы – 1107 кеше).
Шәһәрдә ташламалы туклану бәясе норматив документлар нигезендә билгеләнә. Ата-ана түләвенә туклану бәясе, азык-төлеккә сатып алу бәяләрен һәм өстәмә бәяләрне исәпкә алып, меню буенча билгеләнә. Өстәмә хакларның иң чик күләмнәре ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан билгеләнде.
Тукланучылар санының ел саен артуы күзәтелә. Узган 4 елда 19 процентка арткан (2018 елда 127 меңнән 2022 елда 151 мең кешегә кадәр). Фаразлауларга караганда, 2025 елга 186 мең укучы тукланачак. 8 ел эчендә тукланучылар санының 1,5 тапкырга артуы фаразлана. Нәтиҗәдә, контракт принцибы буенча эшләүче мәктәп ашханәләре санының артуы көтелә.
Бу мәгълүмат ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясе утырышында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров тарафыннан җиткерелде.
Узган коллегия материаллары белән Дәүләт комитеты сайтында «Дәүләт комитеты турында» - «Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясе» өстәмә битендә танышырга мөмкин
https://kt.tatarstan.ru/3-kvartal-2022-goda.htm