“Җылылык белән тәэмин итүче оешмалар, җылылык челтәрләре оешмалары һәм җайга салу органнары тарафыннан мәгълүмат ачу стандартлары турында” 05.07.2013 ел, №570 Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән расланган җылылык белән тәэмин итүче оешмалар һәм җылылык челтәрләре оешмалары тарафыннан мәгълүмат ачу стандартлары хакында”
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты җайга салынулы эшчәнлек турында халыкка җиткерелергә тиешле мәгълүматны ачу ягыннан гамәлдәге законнардагы үзгәрешләрнең булуы турында хәбәр итә.
2013 елның 18 июленнән җылылык белән тәэмин итүче оешмалар һәм җылылык челтәрләре оешмалары тарафыннан мәгълүмат ачу “Җылылык белән тәэмин итүче оешмалар, җылылык челтәрләре оешмалары һәм җайга салу органнары тарафыннан мәгълүмат ачу стандартлары турында” 05.07.2013 ел, №570 Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә хәл ителә.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты шуны хәбәр итә: җылылык белән тәэмин итүче һәм җылылык челтәрләре оешмаларына 2013 елның 19 августына кадәр җайга салынулы оешма турында гомуми мәгълүмат ачарга кирәк.
Җайга салынулы оешмаларга мәгълүмати хат
Мәгълүмат ачу формалары