Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышы булды

2013 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

 

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. “Татарстан Республикасы территориясендә электр һәм җылылык энергиясен катнаш эшләп чыгару режимында җитештерүче “ТГК-16”ААҖ электр станцияләре җитештерә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында” 24.12.2012 ел, №5-39/э Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарына үзгәрешләр кертү хакында.

2. НПФ “Металлимпресс” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “ОЭЗ ППТ “Алабуга” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында.

3. “Тепе Иншаат Санайи А.Ш.” АҖ энергия кабул итү җайланмаларын “ОЭЗ ППТ “Алабуга” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында.

4. Кулланучыларга “ВодоТехноСервис” ҖЧҖ җибәрә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында.

Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар, дәүләт теркәвенә алынганнан соң, массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International