Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Министрлыклар, ведомстволар, иҗтимагый оешмалар, шулай ук җайга салынулы оешмалар вәкилләре катнашындагы утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. НПФ “Металлимпресс” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “ОЭЗ ППТ “Алабуга” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне килештерү турында;
2. “Тепе Иншаат Санайи А.Ш.” АҖ энергия кабул итү җайланмаларын “ОЭЗ ППТ “Алабуга” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне килештерү турында;
3. Кулланучыларга “ВодоТехноСервис” ҖЧҖ җибәрә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында.
Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелгән мәсьәләләр Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышына карап тикшерүгә чыгарылды.