Россия Федераль тарифлар хезмәтенә озак сроклы җайга салу чорына технологик чыгым (югалтулар) күләмен билгеләү тәртибен аңлатуны сорап Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнарыннан һәм территориаль челтәр оешмаларыннан күп кенә мөрәҗәгатьләр алыну сәбәпле, түбәндәгеләрне хәбәр итәбез.
“Электр энергетикасы турында” 26.03.2003 ел, №35-ФЗ Федераль законның 23 статьясындагы 4 пункты нигезендә, 2012 елның 1 гыйнварыннан территориаль челтәр оешмалары тарафыннан күрсәтелә торган электр энергиясен тапшыру хезмәтенә бәяләрне (тарифлар) дәүләти җайга салу фәкать мондый оешмалар эшчәнлеген озак сроклы җайга салу параметрлары нигезендә, шул исәптән, инвестицияләнгән капиталның керемлелек ысулын куллану нигезендә, озак сроклы тарифларны билгеләү рәвешендә генә хәл ителә.
Шуны да искәртеп үтәргә кирәк: озак сроклы җайга салу параметрлары озак сроклы җайга салу чорына билгеләнеп, шул чор дәвамында яңадан каралмый.
Җайга салынулы эшчәнлек алып баручы оешманың, инвестицияләнгән капиталның керемлелек ысулын кулланганда, озак сроклы җайга салу параметрларына, шул исәптән, электр энергиясенең технологик чыгымы (югалтулар) нормативы керә.
Җайга салынулы эшчәнлек алып баручы оешманың, кирәкле тулаем керемне озак сроклы индексацияләү ысулын кулланганда, озак сроклы җайга салуның параметрларына, үз чиратында, шул исәптән, электр энергиясенең технологик чыгымы (югалтулар) күләме керә. Озак сроклы җайга салу чорына тарифларны билгеләгәндә, электр энергиясенең технологик чыгымы (югалтулар) күләме, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 29.12.2011 ел, №1178 карары белән расланган Электр энергетикасында җайга салынулы бәяләр (тарифлар) өлкәсендә бәя кую нигезләренең 34 пункты нигезендә, Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы тарафыннан методик күрсәтмәләргә туры китереп расланыла торган технологик югалтулар нормативлары буенча, озак сроклы җайга салу чорының 1 нче елына билгеләнә һәм Федераль тарифлар хезмәте тарафыннан расланыла торган, Россия Федерациясе субъектлары буенча Россия Бердәм энергетика системасы кысаларында, электр энергиясен (егәрлек) җитештерү һәм җибәрүнең җыелма фараз балансында Федераль тарифлар хезмәте тарафыннан исәпкә алына.
1 октябрьгә Россия Энергетика министрлыгы раслаган җайга салуның расчет чорына технологик югалтулар нормативлары булмаган очракта, электр энергиясенең технологик чыгымы (югалтулар) күләме җайга салуның тиешле расчет чорына электр энергиясен (егәрлек) җитештерү һәм җибәрүнең җыелма фараз балансыннан чыгып билгеләнә.
Озак сроклы җайга салуның чорының калган елларында электр энергиясенең технологик чыгымы (югалтулар) күләме тиешле челтәр компаниясенең энергияне сак тоту һәм энергиянең нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге программасында күздә тотылганча, шул исәптән озак сроклы җайга салу чорының икенче елына һәм шуннан соңгы елларына җайга салынулы оешма өчен Россия Энергетика министрлыгы раслаган электр энергиясен технологик югалтулар нормативы булган шартларда, аны киметү темпларыннан чыгып билгеләнә.
Энергиянең нәтиҗәлелеге буенча программа булмаган очракта югалтулар нормативы алдагы чор белән чагыштырганда 10 процентка кими.
Шул рәвешле озак сроклы җайга салу чорының икенче һәм шуннан соңгы елларына электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә тарифларны билгеләгәндә җайга салуның озак сроклы параметрларына (расланылган) һәм гамәлдәге законның югарыда күрсәтеп үтелгән нормаларына таянырга кирәк.