Су белән тәэмин итү буенча мәгълүмат һәм кирәкле документлар тапшыру сроклары билгеләнде

2013 елның 15 июле, дүшәмбе

Су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү, җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен анализлау мәсьәләсе буенча мәгълүмат һәм кирәкле документлар тапшыру сроклары билгеләнде

15.07.2013

“2013 елның 1 нче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре буенча су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү, җылылык белән тәэмин итү һәм җылылык энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтү өлкәләрендә оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен анализлау мәсьәләсе буенча мәгълүмат һәм кирәкле документлар тапшыру сроклары билгеләнде”

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2013 елның 1 нче яртыеллыгында су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү, җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә җайга салынулы хезмәтләр күрсәтүче һәм җылылык энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүче оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен анализлау һәм билгеләнгән тарифларның (тарифларга өстәмәләр) әлеге оешмаларның финанс-икътисадый эшчәнлегенә йогынтысын анализлау мәсьәләләре буенча мәгълүмат һәм кирәкле документлар тапшыру срокларын билгеләде.

“2013 елның 1 нче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре буенча су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү, җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен анализлау мәсьәләсе буенча мәгълүмат һәм кирәкле документлар тапшыру сроклары турында” 10.07.2013 ел, №187 Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты боерыгы

2013 елның 1 нче яртыеллыгы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетына тапшыру өчен билгеләнгән хисап формалары

Җайга салынулы оешма җитәкчесенә мәгълүмати хат

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International