Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәлә каралды:
* Эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны билгеләү турында.
Карап тикшерелгән мәсьәлә буенча тиешле карар кабул ителде. Ул, дәүләт теркәвенә алынганнан соң, массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.