ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Сапожников Чирмешән районында гражданнарны кабул итте

2022 елның 16 августы, сишәмбе

16 августта ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Сапожников эш визиты белән Чирмешән муниципаль районында булды.

Ул район Башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин белән берлектә «Чиста шәһәр» ҖЧҖ каты көнкүреш калдыкларын күмү объектларының эшчәнлеге, «Чирмешән муниципаль районы коммуналь челтәрләре» ААҖнең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системалары эше белән танышты.

Визит барышында ведомство вәкиле «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ һәм «Татэнергосбыт» АҖ объектларында булды.

Эш сәфәре муниципаль берәмлек Башкарма комитетында гражданнарны кабул итү белән тәмамланды. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары белән очрашуга килгән район халкы газ, су бүлү һәм су куллану тарифларын билгеләүгә кагылышлы мәсьәләләрне күтәрде. Чирмешәнлеләр Татарстан шәһәрләре һәм районнарында суга тарифлар билгеләүдәге аермага карата аңлатма бирүләрен сорадылар. «Һәр районда су белән тәэмин итү һәм ташландык су агызу буенча төрле предприятиеләр хезмәт күрсәтә, – дип җавап бирде Д.Сапожников. – Хезмәтнең актыккы бәясе челтәрләрнең озынлыгына, аларның торышына бәйле финанс чыгымнарыннан, икътисадый күрсәткечләрдән чыгып исәпләнә. Тарифка тәэмин итү өчен түләү, челтәрләргә хезмәт күрсәтүче хезмәткәрләрнең хезмәт хакы, амортизация керә», – дип нәтиҗә ясады ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары.

Шулай ук гражданнар Чирмешән районында су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу хезмәтләре бәясендәге аерманың сәбәбен дә аңлату хакында сорадылар. «Бу күрсәтелә торган хезмәтләрне куллану күләменә бәйле. Мисал өчен, Чирмешән районында канализация системасыннан аз гражданнар куллана, ә суүткәргеч суын бөтен халык диярлек куллана, шуңа күрә биредә су белән тәэмин итү тарифы су агызуга караганда югарырак», – дип билгеләп үтте Дмитрий Сапожников.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International