Алхәбәр: 25-26 августта Казанда «Каты коммуналь калдыклар: законнар һәм практика» IV фәнни-гамәли конференциясе узачак

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

25-26 августта Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән берлектә, «Каты коммуналь калдыклар: законнар һәм практика» дигән IV фәнни-гамәли конференцияне үткәрә.

Чара программасы ике блоктан тора:

- Стратегик сессия. Әлеге формат кысаларында экспертларның законнардагы көнүзәк үзгәрешләр, планлаштырылган үзгәрешләр һәм ККК белән эш итү өлкәсендәге мөһим мәсьәләләр буенча компетентлы аңлатмалар белән чыгышлары булачак;

- Дискуссия. Үзара бәйләнешләрнең төрле форматларын берләштерү, аның кысаларында спикерларга сораулар бирү, коллегалар белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм уңышлы карарлар кабул итү мөмкинлеге булачак.

Экспертлар сыйфатында Монополиягә каршы федераль хезмәт, Тарифларны җайга салу югары мәктәбе, Россия Федерациясе Табигать министрлыгы, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары вәкилләре чыгыш ясаячак.

Чара кысаларында күргәзмә экспозициясе, ККК белән эш итү буенча видеофильмнар күрсәтү планлаштырыла.

Сораулар булса: +7(843) 221 82 35, +7 (843) 221 82 96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International