9 августта ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова Тукай муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды.
Ул район Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин белән бергә «Тукай су каналы» ҖЧҖнең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу объектлары эшчәнлеге белән танышты һәм «Тукай Тепло-Газ» ҖЧҖнең җылылык белән тәэмин итү объектларын карады.
Эш сәфәре муниципаль берәмлек Башкарма комитетында гражданнарны кабул итү белән тәмамланды. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары белән очрашуга килгән район халкы пассажирлар, су, электр һәм ККК чыгаруга тарифларны арттыруга кагылышлы мәсьәләләрне күтәрде. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе калдыклар белән эш итү проблемаларына кагылды. Гражданнар төзелеш чүп-чарын чыгаруны җайга салу, үсемлек чүп-чарын утильләштерү темаларын күтәрделәр. Җайга салу органы каты коммуналь калдыклар өлкәсендә эш итү һәм җайга салу тәртибен аңлатты.
Шулай ук халык Тукай районында һәм Чаллы шәһәрендә су белән тәэмин итү тарифларындагы аерма турында да аңлатуны сорады. Лилия Борисова «Челныводоканал» ҖЧҖ һәм «Тукай су каналы» ҖЧҖ өчен тарифлар барлыкка килү тәртибе һәм хезмәтләр күрсәтү үзенчәлекләре турында аңлатты.
Барлык сорауларга да Лилия Борисова тулы җаваплар бирде.