Татарстан Республикасы территориясендә коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә тарифларны дәүләти җайга салу турында

2013 елның 5 июле, җомга

2013 елга тарифларны дәүләт җайга салуда фаразлауның төп параметрлары булып табигый газга бәяләрнең 115 % ка, электр энергиясенең – 112 % ка, хезмәткә түләү чыгымнарының 107 % ка үсүе тора.

Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, 2013 елда коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә тарифлар 2013 елның 1 июленнән генә артачак. Ягъни 2013 елның 1 гыйнварыннан тарифлар үзгәрмәде, алар 2013 елның 1 июленнән генә артачак, дигән сүз.

Газга тарифлар турында

Ахыр кулланучылар өчен газ бәяләре кулланучыларның җиде төркеме буенча билгеләнә. Куллану күләмнәренә бәйле рәвештә, 2013 елның 1 июленнән газ бәясе бер куб метры өчен 3 сум 99 тиеннән (НДСтан тыш) 4 сум 74 тиенгә кадәр (НДСтан тыш) тәшкил итәчәк. Беренче һәм җиденче төркем арасында аерма 19 % ка җитә (ягъни ТЭЦ котельняларга караганда ягулыкны 19 % ка кадәр кимрәк бәядән ала).

Халык арасында социаль киеренкелеккә юл куймау максатыннан чыгып, 2013 елга халык өчен табигый газга бердәм бәя билгеләнде (25.12.2012 ел, №4-4/э карары белән) (уртача алганда 115 %  максималь үсеш белән, куллану юнәлеше буенча дифференциацияләнмичә).

2013 елның 1 гыйнварыннан30 июньгә кадәр халык өчен газ бәясе бер куб метрына 4,01 сум тәшкил итә, ягъни 2012 елгы дәрәҗәдә кала, ә 2013 елның 1 июленнән бер куб метры өчен 4,61 сум тәшкил итәчәк (үсеш – 115 %).

Электр энергиясенә тарифлар турында

 

Электр энергиясенә тариф өч өлештән тора: сатып алу (күпләп сатып алу базары), тапшыру һәм сату, шулардан фәкать электр энергиясен тапшыру һәм сатуга гына тарифлар җайга салынулы булып тора.

Халык өчен бәяләргә килгәндә, Россия Федераль тарифлар хезмәте min һәм max күрсәткечләр коридорын билгели. Дәүләт комитеты минималь дәрәҗәдәге тарифлар билгеләде:

 

Бер ставкалы тариф (халык өчен):

 

– 2013 елның 1 гыйнварыннан  2012 елдагыча – НДС белән 2,57 сум/кВт (Россия ФТХ билгеләгән min дәрәҗә), ә 2013 елның 1 июленнән  112,1 % үсеш белән, НДС ны кертеп, 2,88 сум/кВт (Россия ФТХ билгеләгән min дәрәҗә) тәшкил итәчәк.

Моннан тыш Дәүләт комитеты авылда яшәүчеләр өчен тәүлек зоналары буенча (ике һәм өч зона буенча) дифференциацияләнгән тарифлар , шулай ук электр плитәләре кулланучылар өчен тариф билгели.

– тәүлекнең ике зонасы буенча дифференциацияләнгән тариф:

– 2013 елның 1 гыйнварыннан 2012 елгы дәрәҗәдә – 2,81 тиен/кВтсәг (пик зонасы), 1,89 тиен/кВтсәг (төнге зона);

– 2013 елның 1 июленнән 111,4 % үсеш белән– 3,13 тиен/кВтсәг (пик зонасы), 121,7 % үсеш белән – 2,30 тиен/кВтсәг (төнге зона);

– тәүлекнең өч зонасы буенча дифференциацияләнгән тарифлар:

– 2013 елның 1 гыйнварыннан – 3,56 тиен/кВтсәг (пик зонасы), 2,47 тиен/кВтсәг (ярымпик зона), 1,89 тиен/кВтсәг (төнге зона);

– 2013 елның 1 июленнән – 3,50 тиен/кВтсәг (пик зонасы), 98,3 % үсеш белән, 2,88 тиен/кВтсәг (ярымпик зона), 116,6% үсеш белән, 2,30 тиен/кВтсәг (төнге зона), 121,7 % үсеш белән.

 

Катнаш һәм катнаш булмаган режимда эшләп чыгарыла торган җылылык энергиясенә тарифлар

 

Татарстан Республикасында җылылык белән тәэмин итү катнаш һәм катнаш булмаган режимнарда хәл ителә һәм хезмәт күрсәтүчеләр белән тәэмин итүчеләрнең һәркайсы өчен аерым билгеләнә.

2013 елга халык өчен катнаш режимда җитештерелә торган җылы суга (кайнар су) тарифлар билгеле бер календарь чорларына билгеләнде, шул ук вакытта 2013 елның беренче яртыеллыгында тариф 2012 елгы дәрәҗәдә – 1271,00 сум/Гкал (НДС белән) калды. 2013 елның икенче яртыеллыгында халык өчен җылылык энергиясенә тарифлар тәшкил итә:

– “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге – 1271,00 сум/Гкал (НДС белән) – арттырылмыйча, ягъни 2013 елның беренче яртыеллыгындагыча;

– “Чаллы шәһәре” муниципаль берәмлеге – 1400,08 сум/Гкал (НДС белән) – 2013 елның беренче яртыеллыгындагы тарифка карата 110,2 % үсеш белән;

– “Зәй шәһәре”, “Түбән Кама шәһәре” МБ, Ютазы муниципаль районының “Урыссу шәһәр тибындагы бистәсе” – 1304,05 сум/Гкал (НДС белән) – 2013 елның беренче яртыеллыгындагы тарифка карата 102,6% үсеш белән.

Катнаш булмаган режимда җитештерелгән җылылык энергиясенә тариф халык өчен 2013 елның 1 гыйнварыннан ТР буенча уртача 1422,41 сум/Гкал тәшкил итә – 2012 елның декабрендәге кебек, ә 2013 елның 1 июленнән 1515,98 сум/Гкал, 106,6 % үсеш белән.

 

Һәрбер хезмәт күрсәтү белән тәэмин итүчегә индивидуаль билгеләнә торган су белән тәэмин итүгә, ташландык суларны агызуга тарифлар турында

 

2013 елда республикада халык өчен су белән тәэмин итүгә уртача  тарифлар, НДС белән, тәшкил итә:

       1 гыйнвардан – 19,44 сум/куб.м (2012 елгы дәрәҗәдә);

       1 июльдән – 20,20 сум/куб.м. (үсеш – 103,9 %

2013 елда ташландык суларга тарифлар:

– 1 гыйнвардан 13,65 сум/ куб.м тәшкил итә (0,1 % ка ким);

– 1 июльдән – 14,67 сум/ куб. м (үсеш 107,6 %).

 Җайга салуның бөтен процессы ачыктан-ачык булып тора. Тариф чишелешләрен карап тикшерү, шулай ук аларны раслау стадияләрендә ТР министрлыклары һәм ведомстволары, җәмәгатьчелек вәкилләре (ТР Иҗтимагый паласы, ТР Профсоюзлар федерациясе, ТР Предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе, ТР Кече һәм уртача бизнес предприятиеләре ассоциациясе, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТРдагы идарәсе, Кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә федераль хезмәтнең ТРдагы идарәсе, ТР Дәүләт торак инспекциясе вәкилләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары) катнашып килә.

Инвестицион программаларны карап тикшерүдә һәм тариф чыганакларын билгеләүдә дә ачыклык, хәбәрдарлык хөкем сөрә. Дәүләт комитеты тәкъдиме белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында Экспертлар советы булдырылды һәм эшли. Аңа кызыксынулы ТР министрлыклары һәм ведомстволары, күзәтчелек органнары, энергетика университеты вәкилләре, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты вәкилләре кергән.

2013 елда Килештерү комиссиясе вәкилләре составы, шулай ук Экспертлар советы составы иҗтимагый оешмалар вәкилләре, төрле фракцияләрнең депутатлары белән тулыландырылды.

Муниципаль берәмлекләр буенча ресурсларның барлык төрләре буенча тарифлар һәм җайга салынулы барлык оешмалар турында тәфсилле мәгълүмат Дәүләт комитетының рәсми сайтында “Тарифлар” бүлегендә урнаштырыла.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International