ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында “Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә актуаль мәсьәләләр” дигән темага вебинар үткәрелә

2013 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкилләре “Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә актуаль мәсьәләләр” дигән темага үткәрелгән вебинарда катнашты. Әлеге чараны системалы мониторинг институты “Точка роста” (Үсеш ноктасы”) һәм “Теории и практики регулирования” (“Җайга салу теорияләре һәм практикалары”) дигән мәгариф проектларына нигезләнеп оештырды. Вебинар программасына җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә гамәлдә булып килгән норматив-хокукый актларга (алга таба – НПА) күзәтү ясау, тарифларны җайга салу буенча актуаль мәсьәләләрне тикшерү, РФ субъектларында НПА нигезләмәләрен тормышка ашыру мәсьәләсе буенча фикер алышу кертелде.

Әлеге вебинарның бурычлары – гамәлдәге закон буенча аның нормаларын тормышка ашыруга комачауларга мөмкин булган сораулар исемлеген һәм кейсларны булдыру. Әлеге сораулар һәм кейслар Россия Федераль тарифлар хезмәтенең ЖКХ идарәсе катнашында семинарда җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларны җайга салуның уртак позициясен эшләү өчен тапшырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International