Дәүләт тарафыннан җайга салына торган бәяләр һәм тарифлар өлкәсендә дәүләт контрольлеге турында

2013 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте “Дәүләт тарафыннан җайга салына торган бәяләр һәм тарифлар өлкәсендә дәүләт контрольлеге турында”27 июнь, 2013 ел, №543 карарын имзалады.

Документны Россия Федераль тарифлар хезмәте (Россия ФТХ) әзерләде.

Документта федераль дәрәҗәдә һәм төбәкләр дәрәҗәсендә дәүләт тарафыннан җайга салына торган бәяләр (тарифлар) өлкәсендә дәүләт контрольлеген (күзәтчелек) хәл итүнең бердәм тәртибе булдырылган.

Нигезләмәдә бәяләрне (тарифлар) дәүләти җайга салу өлкәсендә дәүләт контрольлеген (күзәтчелек) хәл итү тәртибе һәм Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары тарафыннан әлеге контрольлекне (күзәтчелек) оештыруга карата таләпләр билгеләнә.

Федераль дәүләт контрольлеге (күзәтчелек) Россия ФТХ тарафыннан газ белән тәэмин итү өлкәсендә, электр энергетикасында, коммуналь комплекста җайга салынулы тарифлар һәм өстәмәләрне җайга салу өлкәсендә, җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә дәүләт тарафыннан җайга салына торган бәяләрне (тарифлар, өстәмәләр) һәм (яки) аларның чик индексларын билгеләү, үзгәртү һәм (яки) куллануга, үз компетенциясе чикләрендә, табигый монополияләр субъектлары эшчәнлеге өлкәләрендә, шул исәптән бердәм илкүләм (гомумроссия) электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне куллану һәм (яки) әлеге түләү күләмен билгеләүче стандартлаштырылган тариф ставкаларын куллану, шулай ук электр энергетикасында дәүләт тарафыннан җайга салына торган бәяләргә (тарифлар) кертелгән инвестицион ресурсларны куллану, бәяләрне (тарифлар) дәүләт җайга салу өлкәсендә юридик затлар, хосусый эшмәкәрләр һәм Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары тарафыннан мәгълүмат ачу стандартларын үтәвенә карата хәл ителә. 

Төбәк дәүләт контрольлеге (күзәтчелек) Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары тарафыннан электр энергетикасында дәүләт тарафыннан җайга салынулы бәяләрне (тарифлар, өстәмәләр) һәм (яки) аларның чик индексларын билгеләү, үзгәртү һәм (яки) куллануга, коммуналь комплекста, җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә тарифларны һәм өстәмәләрне җайга салу өлкәсендә, үз компетенциясе чикләрендә, табигый монополияләр субъектлары эшчәнлеге өлкәләрендә, шул исәптән территориаль челтәр оешмаларының технологик тоташуга түләүне һәм  (яки) әлеге түләү күләмен билгеләүче стандартлаштырылган тариф ставкаларын куллану, шулай ук электр энергетикасында һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә дәүләт тарафыннан җайга салына торган бәяләргә (тарифлар) кертелгән инвестицион ресурсларны куллану, юридик затларның, хосусый эшмәкәрләрнең һәм авыл җирлекләренең, шәһәр округларының җирле үзидарә органнарының (үзләренә тарифларны җайга салу өлкәсендә тапшырылган вәкаләтләрен башкаручы) мәгълүмат ачу стандартларын үтәвенә карата хәл ителә.

Шул ук вакытта дәүләт контрольлеге (күзәтчелек) буенча югарыда күрсәтеп үтелгән органнар тарафыннан дәүләт контрольлеге (күзәтчелек) түбәндәгеләргә карата хәл ителә:

× юридик затларга, хосусый эшмәкәрләргә (бәяләрне (тарифлар, өстәмәләр) куллану, электр челтәрләренә технологик тоташуга  түләү һәм (яки) әлеге түләү күләмен билгеләүче стандартлаштырылган тариф ставкалары, дәүләт тарафыннан җайга салынулы бәяләргә (тарифлар) кертелгән инвестицион ресурсларны куллану, мәгълүмат ачу стандартларын үтәү мәсьәләләре буенча);

× бәяләрне (тарифлар) дәүләт җайга салу өлкәсендә Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары һәм авыл җирлекләренең, шәһәр округларының җирле үзидарә органнары (бәяләр (тарифлар, өстәмәләр) һәм (яки) аларның чик индексларын билгеләү һәм үзгәртү, мәгълүмат ачу стандартларын үтәү мәсьәләләре буенча).

Документта дәүләт контрольлеге (күзәтчелек) гамәлләре билгеләнгән. Болар: бәяләрне (тарифлар) тикшерү, системалы төстә күзәтү һәм анализлау, аларга мониторинг ясау, шулай ук ачыкланган бозуларның аянычлы нәтиҗәләрен кисәтү һәм (яки) юкка чыгару буенча Россия Федерациясе законында күздә тотылган чаралар күрү.

Карар дәүләт тарафыннан җайга салына торган бәяләр (тарифлар) өлкәсендә норматив-хокукый базаны камилләштерә һәм бу өлкәдә дәүләт контрольлеген (күзәтчелек) хәл итүнең бердәм тәртибен билгели.

 

Тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга була: http://www.fstrf.ru/press/news/1649

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International