ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе утырышы булды

2022 елның 20 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булып узды, анда Татарстан шәһәрләре һәм районнарының тормыш-көнкүрешен тәэмин итү өчен мөһим карарлар кабул ителде.

Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев җитәкчелегендә катнашучылар су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык белән тәэмин итү системаларына тоташтыру өчен түләү билгеләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Идарә республиканың социаль-әһәмиятле объектларына аерым игътибар бирде.

Шулай итеп, бүген «7нче ШКХ» ДАССУ территориясендә перинаталь үзәк» объектын «Татэнерго»  АҖ (Казан җылылык челтәрләре филиалы) җылылык белән тәэмин итү системасына индивидуаль тәртиптә тоташтыруга түләү билгеләү турында карар кабул ителде.

Шулай ук ведомство идарәсе тарафыннан «ЗВКС» АҖнең «Ак таш» ҖЧҖ «Зеленодольск шәһәренең «Мирный» микрорайонында 1224 урынга исәпләнгән мәктәп төзелеше» объектын үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасына тоташтыруга түләү билгеләү буенча уңай карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International