ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты «Татэнергосбыт» акционерлык җәмгыятенә мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтү чыгарды.
Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларны җайга салу өлкәсендә дәүләт контроле барышында күзәтчелек ведомствосына 2021 елның беренче яртыеллыгында җәмгыять тарафыннан Әлмәт шәһәре кулланучыларына «җылылык» һәм «су җылыту» коммуналь хезмәтләре өчен 2038,56 сум/гКал күләмендә тариф буенча түләү куелуы турында мәгълүматлар килде. Коммуналь хезмәт күрсәтүче – «Альтехносервис»ҖЧҖ.
Шул ук вакытта ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының 15.12.2020 ел, №438-79/тэ-2020 карары нигезендә, әлеге оешма өчен кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә тарифлар 2021 елның 1 гыйнварыннан 30 июненә кадәр 1857,47 сум/гКал күләмендә билгеләнгән иде.
«Татэнергосбыт» АҖ әлеге гамәлләре бәя кую турындагы закон таләпләрен бозуга китергән.
Бу фактка бәйле рәвештә, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты коммуналь хезмәтләр өчен билгеләнгән тарифлар буенча түләү алу өлешендә законның мәҗбүри таләпләрен үтәү буенча чаралар күрүне таләп итеп, кисәтү белдерде.
Шулай ук җәмгыятькә түләү күләмен яңадан исәпләргә, ә 2022 елның 10 сентябренә кадәр кисәтү үтәлеше турында күзәтчелек ведомствосына хәбәр җиткерергә кирәк.