Дәүләт Думасы каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тариф бәхәсләрен судка кадәр карап тикшерү турында закон проектын беренче укылышта кабул иткән

2022 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Монополиягә каршы хезмәт инициативасын статс-секретарь - Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Сергей Пузыревский Дәүләт Думасының планнан тыш утырышы барышында тәкъдим иткән.

Хәзер бәхәсләрне судка кадәр тәртиптә карау процедурасы су, җылылык, газ, электр энергетикасы өлкәләрендә актив кулланыла. Каты коммуналь калдыклар өлкәсендә мондый механизм юк, бу исә якларга үз хокукларын тулысынча тормышка ашырырга һәм үз мәнфәгатьләрен якларга мөмкинлек бирми. Шулай ук бәхәсләрне судка кадәр карап тикшермичә, тармакта бәя куюны җайга салуның нәтиҗәлелеге дә кими. Судка кадәр бәхәснең чик озынлыгы 3 ай тәшкил итә, ә суд тикшерүе бер елга кадәр дәвам итәргә мөмкин.

Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте җайга салынулы эшчәнлекнең башка өлкәләрендә килеп туган стандартларны исәпкә алып, каты коммуналь калдыклар өлкәсендә судка кадәр бәхәсләрнең каралачагын билгели торган закон проектын эшләгән. Бәхәс буенча карарны Россия Монополиягә каршы федераль хезмәте комиссиясе кабул итәчәк, ә карау процессы үзе ачыклык, ярышучанлык һәм якларның тигез хокуклылыгы принципларын үтәп гамәлгә ашырылачак.

Чыганак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International