ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова эш визиты белән Балык Бистәсе районында булды

2022 елның 19 июле, сишәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова эш визиты белән Балык Бистәсе муниципаль районында булды. Визит район башлыгы Илдар Таҗетдинов белән очрашудан башланды.

Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов белән бергә ул газлаштыру программасы буенча шәхси торак йортларны карап чыкты, җирле халык белән сөйләште.

Эш визиты барышында Л.П.Борисова «Теплоэнергосервис» МУП, чистарту корылмалары һәм районның су белән тәэмин итү объектлары белән танышты. 

Сәфәр гражданнарны кабул итү белән тәмамланды. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары белән очрашуга килгән район халкы таксида йөрү өчен максималь бәягә, күпфатирлы йортларның йорт яны территориясен карап тоту буенча тарифны җайга салуга кагылышлы мәсьәләләрне күтәрде. Барлык сорауларга да Лилия Борисова тулы җаваплар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International