«Арктика чакыруы» - федераль дәрәҗәдәге зур күләмле программа, ул Россиянең Арктик зонасы субъектларына төрле юнәлешләр буенча югары квалификацияле белгечләрне һәм җитәкчеләрне максатчан җәлеп итүгә юнәлдерелгән. 2022 елның 17 июнендә Петербург халыкара икътисадый форумы барышында проектка старт бирелде.
Проект РФ Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканы үстерү министрлыгы, «Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканы үстерү корпорациясе» АҖ һәм «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКО тарафыннан «Россия Федерациясенең Арктик зонасын социаль-икътисадый үстерү» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.
Хәзерге вакытта проектны тормышка ашыру өчен квалификацияле белгечләр, урта һәм югары звено идарәче кадрларны, шул исәптән региональ башкарма хакимият органнарына һәм бюджет оешмаларына сайлау кампаниясе эшли башлады. Арктика зонасы төбәкләрендә энергетика, төзелеш, ТКХ, медицина, социаль өлкә, мәгариф, мәгълүмати технологияләр, ММЧ һ.б. юнәлешләр буенча 200 якын вакансия ачык. Мурманск өлкәсендә, Ненец, Чукотка, Ямал-Ненец автоном округларында һәм Арктик зонаның башка субъектларында 44 торак пунктта эшкә урнашырга тәкъдим ителә.
Әгәр сез әлеге проектта үз көчегезне сынап карарга теләсәгез, проектның рәсми сайтында 20 августка кадәр катнашу өчен гариза бирергә мөмкин. Монда ук проектта катнашу шартлары һәм мөмкинлекләре белән дә тулырак танышырга мөмкин.