Яшьләр хөкүмәтен формалаштыруга конкурста катнашу өчен гаризалар 27 июльгә кадәр кабул ителә

2022 елның 18 июле, дүшәмбе

2022 елның 27 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Яшьләр хөкүмәтенең яңа составын формалаштыру конкурсы башланды. Яңа состав икътисадның төрле тармакларында яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, яшьләргә ярдәм чаралары турында мәгълүмат җиткерүне арттыру максатында төзелә. Билгеләнгән киңәшчеләр, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева җитәкчелегендә, профильле ведомстволарның министрлар урынбасарлары белән берлектә, Татарстан яшьләренә ярдәм итүнең тармак чараларына анализ ясаячак, шулай ук сайланган юнәлештә проект әзерләячәкләр һәм аны министрлык белән берлектә гамәлгә ашырачаклар.

Яшьләр хөкүмәте әгъзалары өчен укыту, Россия төбәкләре һәм дөньяның башка илләре белән алмашу стажировкалары каралган.

Гаризаларны Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче 20 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр оешмалары/берләшмәләре җитәкчеләре һәм әгъзалары һәм үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр тапшыра ала.

2022 елның 27 июленә кадәр Яшьләр хөкүмәте сайтында теркәлергә мөмкин: https://molpravrt.ru/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International