«Акыллы шәһәр» технологияләрен массакүләм рәвештә гамәлгә кертү якындагы елларда ТКХ өлкәсен цифрлаштыру һәм шәһәр тормышының төрле өлкәләрендә пилотсыз очу аппаратларын кулланудан башланачак», – дип белдерде 14 июльдән 16 июльгә кадәр Мурманск шәһәрендә уза торган «Акыллы шәһәр» форумында Россиянең төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Константин Михайлик.
«Безнең хәзер торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге проектлар өстенлекле булып тора, алар үзләренең нәтиҗәлелеген исбатладылар. Алар кешеләр өчен конкрет нәтиҗәләр бирә, без бөтен Россия буенча ТКХ инфраструктурасын яңарту буенча зур эшләр башкарабыз. Башка юнәлеш – без дроннар ярдәмендә аерым технологияләрне кертәчәкбез», – диде министр урынбасары.
Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге карарлар үз нәтиҗәлелеген исбатлаганга күрә, инвесторлар бу проектларга дәүләт-шәхси партнерлык (ДШП) форматында бик теләп бара, шуңа күрә РФ Төзелеш министрлыгы әлеге юнәлешне яңа технологияләрне гамәлгә кертү өчен өстенлекле итте.
Дроннарга килгәндә, алар инде объектлар төзелеше барышын карау өчен дә, тулаем алганда, экологик, социаль хәлне бәяләү өчен дә кулланыла, – дип билгеләп үтте К.А. Михайлик.
2024 елга кадәр үсешнең өченче юнәлеше дип РФ Төзелеш министрлыгында белем бирү, мәдәниятнең цифрлы платформаларын, шәһәр транспорты белән идарә итү буенча цифрлы платформаларны һәм башкаларны саныйлар.
«Бу парковка пространствосы да, транспорт агымнарын бәяләү дә», – дип өстәде Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары.