ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты «2 нче номерлы пассажир автотранспорт предприятиесе» МУП тарафыннан законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтү чыгарды.
Ведомствога «Яшьлек» метро станциясе - «Крутушка» торак массивы» маршруты участогында 78-нче номерлы автобус маршрутында барган өчен 46 сум күләмендә түләү алынуы турында хәбәр килде. 2 нче номерлы пассажир автотранспорт предприятиесе җитәкчелеге, Дәүләт комитеты таләбенә җавап итеп, автобуста арттырылган юл бәясенең ялгышлык белән куелуы һәм берничә сәгать эчендә юкка чыгарылуы турында хәбәр итте.
Бүгенге көндә 78 нче номерлы маршрут Казан шәһәренең автомобиль һәм җир өсте электр транспортында пассажирлар һәм багаж ташуның муниципаль маршрутлары реестрына кертелде, пассажирларны йөртү төре – җайга салынулы тарифлар буенча даими рәвештә йөртү.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының 19.04.2022 ел, № 45-7/т-2022 карарында Казанда бер тапкыр бирелә торган билет сатып алганда автобуста бер тапкыр бару һәм багаж ташу буенча максималь дәрәҗәдә чик тариф 36 сум тәшкил итә дип күрсәтелгән.
Автотранспорт предприятиесенә кисәтүнең үтәлүе турында 2022 елның 14 сентябренә кадәр контрольдә тотучы оешмага хәбәр итәргә кирәк.