Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе утырышында Түбән Кама районының Кама Аланы поселогының «Водоканал» МКП өчен 2022 елга җылылык энергиясенә һәм җылылык китерү чыганагына тарифлар билгеләү мәсьәләләре каралды. Элек әлеге җирлек өчен җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә «Индустриальный парк - Сервис» ИК» ҖЧҖ хезмәт күрсәтә иде.
Дәүләт комитеты тарафыннан оешма тарафыннан бирелгән материаллар өйрәнелде һәм анализланды. Тарифларны формалаштырганда РФ Хөкүмәтенең «Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә бәя кую турында» 2012 елның 22 октябрендәге карары белән расланган кагыйдәләргә туры китереп, икътисадый нигезләнгән чыгымнар методы кулланылды.
Тәкъдимнәрне карап тикшерү нәтиҗәсендә, Дәүләт комитеты идарәсе «Водоканал» МКП өчен җылылык энергиясенә һәм җылылык китертү чыганагына тарифлар билгеләү, шулай ук «Индустриальный парк - Сервис» ИК» ҖЧҖ өчен гамәлдәге карарларны гамәлдән чыгару турында уңай карар кабул итте.