ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова эш визиты белән Яңа Чишмә муниципаль районында булды. Визит барышында ул районның су белән тәэмин итү объектларын һәм биологик чистарту корылмаларын карады, социаль газлаштыру программасына кергән йортларда булды, халык белән әңгәмә үткәрде.
Эш сәфәре гражданнарны кабул итү белән тәмамланды. Дәүләт комитеты рәисе урынбасары белән очрашуга килгән район халкы тарифлар хасил итү һәм ТКХ өчен түләү хисаплау тәртибе мәсьәләләрен күтәрделәр. Барлык мөрәҗәгатьләргә дә аңлатмалар бирелде.