«Интеграция» ҖЧҖ директоры бәя кую тәртибен бозган өчен суд карары белән квалификациясеннән мәхрүм ителде

2022 елның 12 июле, сишәмбе

Казан шәһәре Совет районы буенча 13 нче участок җәмәгать судьясы вазыйфаи затка – «Интеграция» ҖЧҖ директоры Алексей Евсеевка карата 6 айга дисквалификация рәвешендә административ җәза билгеләү турында карар чыгарды. 

Компания җитәкчесе 2020 елның октябреннән 2021 елның сентябренә кадәр бәя куюның билгеләнгән тәртибен бозуда гаепле дип танылган. «Интеграция» ҖЧҖ, законнарда каралган тәртиптә билгеләнгән тариф булмаган килеш, өске агып җыела торган суларны кабул итү һәм транспортлау өчен түләү алган.  

Проблема ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан «Интеграция» ҖЧҖ карата планлы күчмә тикшерү үткәрү барышында ачыкланды. Суд утырышы барышында Дәүләт комитеты компания директорының элегрәк шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылуын раслады. Шул ук вакытта Алексей Евсеев суд карарына карата, дисквалификацияне административ штрафка алыштырырга тәкъдим итеп, шикаять бирергә маташты.

Совет район судының 2022 елның 30 маендагы карары белән карар үзгәрешсез калдырылды. 

2022 елның 16 июнендә Юридик затларның бердәм дәүләт реестрына А.А.Евсеевны юридик зат исеменнән ышаныч кәгазеннән башка гамәлгә кылу хокукына ия булган затлар составыннан чыгару турында язу кертелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International