Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2021-2023 елларга су белән тәэмин итү өлкәсендә «Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы» АҖнең инвестиция программасын тормышка ашыру турында хисап тыңлады.
Оешманың инвестиция программасы Южная урамыннан Афанасово ягына амортизация түләүләре хисабына 4 230 м озынлыкта суүткәргечне реконструкцияләү эшләрен башкаруны күздә тота. Үткәрелгән эшләр нәтиҗәсендә оешма шәһәрдә су белән тәэмин итү системасының ышанычлылыгын арттырырга һәм эчә торган суның сыйфатын яхшыртырга ниятли.
Хисап чорында «Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы» АҖ суүткәргеч участогында эшләр башкарган һәм 950 п.м. озынлыктагы торбаны алыштырган.