Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты «Әлмәт – Водоканал» АҖнең 2021 елда инвестиция программаларын үтәү турындагы хисабын тыңлады. Су каналы концессион килешү кысаларында төзелгән су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә инвестицион программаларны тормышка ашыра.
Тарифта каралган акчага оешма шәһәрнең кайбер социаль объектларында, шул исәптән балалар бакчалары, мәгариф учреждениеләре, үзәк республика хастаханәсе, психоневрология диспансерында 454 метрдан артык торбаүткәргечләрне алыштырган.
Инвестпрограммалар буенча үзләштерү 2,9 млн.сумнан артык тәшкил иткән.